news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында «Авыл укытучысы — 2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйгедә Мөслим, Актаныш, Әгерҗе районнарыннан мөгаллимнәр актив катнашкан.

Татар китабы йортында «Авыл укытучысы — 2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татар китабы йортында җиденче тапкыр узган «Авыл укытучысы — 2020» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Тантанада җиңүчеләргә акчалата премия, диплом һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

«Татар теле, әдәбиятның иң кирәкле фәннәрнең берсе булуын исбатлый алуга тагын бер форсат булды. Белемле, алдынгы карашлы, үз милләте өчен курыкмыйча җан атучы, көндәшлеккә сәләтле кешеләр генә үз милләтен югарылыкка күтәрә ала. Минемчә, һәр укытучы шушы асыл сыйфатларны үз укучыларында булдыруга ирешергә тиеш», — диде бәйгенең абсолют җиңүчесе Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасева.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова укытучының бүгенге көндә төп профессияләрнең берсе булуын, республикада рус теле, биология, физика кебек фәннәргә укытучылар җитеп бетмәвен искәртте һәм кунакларны министрлык программалары, алдагы еларга төзелгән планнар белән таныштырды.

«300дән артык эш килде. Бәйгенең икенче этабында 10 эшкә өстенлек бирдек. Әлеге эшләрнең авторлары өченче этапта үзләренең осталыкларын күрсәтеп, мәртәбәле жюри алдында ачык дәрес бирде. Күбәк, Зур Сәрдек, Сәфәр, Девәтернә, Актүбә, Антоновка, Пучы, Яңа Кенәр, Олы Кавал, Биеш мәктәпләре арасында иң көчле авыл мөгаллиме укытканы ачыкланды», — диде «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. «Җан җылысын кызганмыйча тормышта һәр балага юл салырга ярдәм итү укытучыга көч сабырлык сорый. Укытучыларыбыз милләтне саклап калу өчен тырыша. Үсеп килүче буынның ныклы кулларда икәнлегендә иманым камил», — диелгән иде котлауда.

«Безнең эшебез сезнеке белән уртак. Әгәр дә авыл укытучылары аз булса, начар эшләсәләр, балаларга телгә мәхәббәтне уята алмасалар, татар матбугат чаралары бөтенләй дә булмаячак. Милләтебезнең бишеге — авыл укытучылары биргән тәрбия. Алга таба да бу конкурсы үткәрү буенча зур бурычлар куярбыз», — диде «Татмедиа»ның генераль директоры Шамил Садыйков.

Римма Ратникова конкурсны уздыру эшләренең җиңел түгеллеген искәртте. «Миңа калса, укучыларны бәяләү педагогик белемнәрне генә түгел, югары зәвыклы булуны да таләп итә. Авыл укытучысының эше — телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда һәм балаларны хәзерге заман шартларында тәрбияләү буенча үрнәк булып тора», — дип билгеләп үтте ул.

Бәйге «Мәгариф» журналы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә оештырылган. Оештыручылар сүзләренчә, бәйгедә Мөслим, Актаныш, Әгерҗе районнарыннан мөгаллимнәр актив катнашкан. Иң ерактан юллаган конкурсант Төмәннән булган. Килгән эшләрнең 60 проценты татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәреннән.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе — Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гыйбасева, II урында — Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Хәсәнова, III урында — Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Алия Нургалиева.

«Балаларга мәхәббәт» номинациясендә — Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Шәрифуллина.

«Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә — Спас районы Антоновка урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фаил Шәмсетдинов.

«Белемнең көнкүрештә чагылышы» номинациясендә — Әгерҗе районы Девәтернә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Шәрипова.

«Предметка мәхәббәт» номинациясендә — Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбе филиалы — Әлкәй төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Заһитова.

«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә — Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең информатика укытучысы Чулпан Гыйльмуллина.

«Традицияләргә тугрылык» номинациясендә — Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең инглиз теле укытучысы Алсу Фәттахова.

«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә — Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы Дилбәр Фәхртдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100