news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты татар язучыларының фикерләрен туплап телеграм-бот уйлап чыгарган

YanaElBot көн саен канатлы гыйбарәләр, мотивацион сүзләр тәкъдим итеп барачак.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йорты һәм IT-лицейның 11 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиеваның өр-яңа YanaElBot телеграм бот булдырган.

«Бу Татар китабы йортының цифрлаштыру елы кысаларында иң беренче проекты дисәң дә була. Шундый гади генә корал аша Телеграм кулланучыларына әдәбиятны бераз якынайтырга теләдек. Инстаграмда күренгән реакцияләрдән чыгып, кулланучыларның бу ботны яратуын гына әйтә алам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, телеграм-бот алга таба цитаталар белән дә тулыландырылачак. «Гомумән, Татар китабы йортының телеграмдагы каналын кулланучылар өчен файдалы ресурска әйләндерәчәкбез. Көннең ничек узачагын белергә, ялкаулыкны җиңәргә, кәефне күтәрергә теләсәгез, телеграм-ботны куша аласыз», — диде Айдар Шәйхин.

Телеграм-ботны кушу өчен телеграмга кереп, эзләгечкә YanaElBot дип язып, ботка кушылып, start һәм help дигән төймәләргә басарга кирәк.

Телеграм бот көн саен татар язучыларының фикерләрен, канатлы гыйбарәләр, мотивацион сүзләр тәкъдим итеп барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100