news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты шәһәр буйлап әдәби экскурсиягә чакыра

Чарага килүчеләрне татар совет газеталары редакцияләре, Татар әдәбияты тарихы музее, Шәриф Камалның мемориаль фатиры һәм башкалар белән таныштырачаклар.

Татар китабы йорты шәһәр буйлап әдәби экскурсиягә чакыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар китабы йорты иртәгә, 12 август көнне, «Әдәби Казан» дигән шәһәр буйлап җәяүле экскурсия үткәрә.

«Бу экскурсияне беренче тапкыр оештырабыз. Маршрутның беренче ноктасы — безнең музей, Шәриф Камалның мемориаль фатиры. Чөнки утызынчы елларда күп кенә әдәби процесслар шушы йортта һәм шушы урамда барган. Шулай ук Кремль урамындагы берничә ноктада тукталачакбыз. Экскурсия матбугат йортында тәмамланачак», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Шулай ук экскурсиягә килүчеләрне тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Җиһангирова татар совет газеталары редакцияләре белән таныштырачак, Һади Такташ һәм Галиәскәр Камалның кайда эшләүләрен һәм башкалар турында сөйләячәк.

«Бу — безнең өчен сынап карау. Мондый форматтагы җәяүле экскурсияләр үткәргән юк иде әле. Уңышлы булса, киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм», — диде Айдар Шәйхин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Экскурсия иртәгә, 12 августта, 17 сәгатьтә Островский урамы, 15 йортта башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100