news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты экспозициясен ясау өчен сигез миллион сум акча бүленгән

Башкаручы күләмле унбиш киңлек композициясе һәм ун электрон станция төзергә тиеш.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстан Милли музее Татар китабы йорты экспозициясен ясау өчен тендер игълан итте. Экспозиция язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашачак. Контрактның башлангыч суммасы 8 миллион. Бу турыда мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Башкаручы күләмле унбиш киңлек композициясе ясарга тиеш. Алар арасында “Татар китабының барлыкка килүе”, “Татар китабы бүген”, Татар совет китабы” һәм башкалар бар.

Конкурсның техник биреме нигезендә, музейда заманча китаплар сату кибете, яшь авторларның иҗади лабораториясе, китап остаханәсе һәм китапханә-медиаүзәк урнашачак.

Музейда Шәриф Камал фатирыннан мемориаль предметлар урнаштырылачак. Экспонатлар саны 300 дән дә артмаска тиеш. Шулай ук “буржуй миче” куелачак һәм бүлмә гөлләре белән интерьерны яшелләндерәчәкләр. Фатирда “Тәрәзәдән күренеш: 1920-1940 елларда Казан шәһәре” тамаша станциясе дә урнашачак.

Татар китабы йортында ун электрон станция тәкъдим ителәчәк. “Татар китабы һәм аның тарихы”, “Шәриф Камал һәм аның дәвере”, балалар өчен “Буяу-китап” электрон терминалы булачак.

Эшләр быелның 20 декабренә кадәр башкарылырга тиеш.

  • Шәриф Камал – татар язучысы һәм драматургы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940). "Акчарлаклар" (1915) новеллалар һәм хикәяләр, “Хаҗи әфәнде өйләнә” (1915) сатирик комедиясе, “Матур туганда” (1937) романы һәм башка әсәрләр авторы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100