news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә

Моннан 70 ел элек бу йортта Шәриф Камалның мемориаль фатирына нигез салынган.

Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 29 гыйнварда Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә. Моннан 70 ел элек бу йортта Шәриф Камалның мемориаль фатирына нигез салына. Бу хакта Татар китабы йорты сайты хәбәр итә.

Көн дәвамында программада төрле яшьтәге тамашачылар өчен чаралар каралган. Биредә урта һәм өлкән сыйныф мәктәп укучылары өчен «Ишекләрне ач...» (6+) әдәби квест, «Әбүгалисина» (6+) интеллектуаль квиз, өлкән сыйныф мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар, киң җәмәгатьчелек өчен «Матур туганда...» (6+) дип исемләнгән Шәриф Камалның туганы Эльза Шакирова белән язучы биографиясе һәм музей бүлмәләре буйлап сәяхәт һәм яшь язучылар, композиторлар, җырчылар, актерлар, рәссамнар катнашында ретро-кичә булачак.

Хәбәрдән күренгәнчә, бу көнне Шәриф Камалның туганнары белән очрашу көтелә. Оештыручылар фикеренчә, язучының туганнары, оныклары белән бергә бу көнне Островский урамында урнашкан 15 нче йортның серләрен ачу мөмкинлеге булачак. Тамашачылар Шәриф Камал чорында кайсы бүлмәдә нинди кешеләр яшәгән, кемнәр кунакка килеп йөргән, ул кешеләрнең язмышлары нинди булган, дигән сорауларга җавап таба алачак.

Шулай ук гаилә альбомнарында, көндәлекләрдә сакланган фотолар, истәлекләр – болар барысы да уртак хәтерне яңартырга һәм киләчәк буыннарга да сакларга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100