news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортының яңартылган проекты — «Гыйлемле Йорт» лекторие башлана

Татар китабы йортында лекцияләр укуны яңарталар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Соңгы 3 елда Йортта татар әдәбияты тарихына, атаклы шәхесләргә һәм фәннең төрле тармакларына багышланган лекцияләр укылды. Бу юнәлешнең партнерлары «Гыйлем» үзәге һәм Ачык университет иде. Яңартылган лекторий 20  октябрьдә диннәр тарихы турында лекцияләр циклы белән башлана», диелә хәбәрдә.

Алга таба татар әдәбияты, дөнья әдәбияты, тарих, тәрҗемә эшенә багышланган лекторийлар да уздырылачак. Диннәр тарихы курсына кергән лекцияләрне Татар китабы йорты мөдире, КФУ мөгаллиме Айдар Шәйхин укый.

Беренче лекция борынгы грек дине һәм фәлсәфәсенә багышлана. Лекторий татар телендә генә үткәрелә. 20 октябрьдә 18:00 сәгатьтә башлана.

Музейга керү билеты алырга кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100