news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортындагы «Сөйләм клубы»ның киләсе очрашуы керәшен татарларына багышлана

Бүген, 14 апрельдә, 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Пасха бәйрәме уңаеннан керәшен татарлары турында кызыклы әңгәмә үткәреләчәк. Махсус кунак – шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар. Ул кунакларга керәшен татарларының бай һәм үзенчәлекле мәдәнияте, телдәге аерым сүзләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләячәк.

Бу очрашу — яңа белемнәр алу, аралашу һәм илһамлану өчен менә дигән мөмкинлек, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot