Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында Зилә Фәйзуллинаның «Тәти әкиятләр» китабын тәкъдим иттеләр
Татар китабы йортында «Әниләрдән әкият» дип аталган кичә узды. Әлеге кичәдә «Тәти әкиятләр» дип исемләнгән, балаларга атап язылган китап тәкъдим ителде. Авторы – язучы Зиннур Хөсниярның кызы, озак еллар «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире булган Зилә Фәйзуллина (Зилә Яз).
«Әтием язучы булгач, мин иҗади даирәдә үстем. Әти безгә күп китаплар укыта иде, мин шигъриятне, әдәбиятны бик яраттым. Әмма кайчан да булса үзем дә балалар өчен язармын дип уйламадым. Берзаман «Салават күпере» журналына берничә әкият язып карадым һәм миңа ошады, килеп чыга кебек тоелды. Шулай итеп, әкиятләрне күбрәк яза башладым, һәр героема берәр характеристика биреп эшләргә тырыштым. Белемем буенча мин – психолог, шуңа күрә максатым – әкиятләр аша балаларга ничектер ярдәм итү, аларга булышу, ягъни әдәби әсәр кебек кенә булмасын, ә баланың эмоциональ интеллектын үстерүче кулланма булсын иде», - диде китапның авторы Зилә Яз.

Китапны тәкъдим итү кичәсенә бик күп әниләр һәм балалар килгән иде. Балалар өчен аквагрим һәм кызыклы мастер-класслар оештырылды.
«Минем алты оныгым һәм бер оныкчыгым бар. Оныкларымны татар теленә өйрәтергә тырышам. Оныгыма яңа чыккан әлеге китапны алдым. Бөтен туганнарыма да татар китаплары бүләк итәргә яратам», - диде күренекле тел галиме, фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның туганы Луиза Бәдыйгова.

«Андый китаплар аша балаларның колагына татар теле сеңә. «Тәти әкиятләр»не сатып алганда балаларымнан: «Китапны укырсызмы, киштәдә тик кенә ятмасмы?» - дип сорадым, «Укыйбыз» - дип җавап бирделәр. Димәк, өйгә кайткач яңа китапны укый башларбыз». - диде өч бала әнисе Нурия Шәйдуллина.

Чара дәвамында китаптагы әкиятләрне махсус чакырылган кунаклар укыды. Алар арасында «Татмедиа» АҖ PR-директоры, КФУ мөгаллиме Ләйсән Сафина да бар иде.
«Зиләгә аерым рәхмәт, ул безнең балалар өчен аңлаешлы, гади тел белән язылган һәм шул ук вакытта рәсемнәргә бик бай китаплар чыгара. «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары оештырган проектлар һәрвакыт шундый уңышлы һәм алар нәкъ менә балалар өчен булганга бүгенге көндә бик зур популярлык казана. Минем улыма инде сигез яшь булуга карамастан, «СалаваTikлар» төркеменең Яңа ел тамашасына барырга ашкына. Аларның яшеннән узып китәбез кебек, ләкин барыбер шушы мохит, татар балаларыннан, татар әниләреннән торган социум үзенә тарта, балаларыбыз алга таба да туган телдә аралашып үссен иде», - диде ул.
Мәрьям Ибраһимова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз