news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында «Язгы бүләкләр» кичәсе узачак

Татар китабы йортында танылган балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның 110 еллыгы уңаеннан «Язгы бүләкләр» кичәсе узачак.

Әминә Бикчәнтәева иҗатының төп темасы ⎯ туган як табигатенең матурлыгы, кешелеклелек, балаларның әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре. Бу хакта Татар китабы йортының телеграм-каналында хәбәр ителә. 

Кичәнең кунагы язучының кызы ⎯ музыка белгече Зөбәрҗәт Арсланова. Ул шәхси архив материаллары буенча Әминә Бикчәнтәеваның биографиясе белән таныштырачак һәм әнисе турында истәлекләр белән уртаклашачак. Күргәзмәдә шигырь кулъязмалары, китаплар, шулай ук шәхси әйберләр язучы лабораториясен күзалларга ярдәм итәләр.

Кичәдә шигырьләр укыла, Әминә Бикчәнтәева сүзләренә язылган җырлар башкарылачак.

Чара 15 мартта, 15:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

  • Әминә Бикчәнтәева 1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. 1938 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1941-1951 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы, «Яшь ленинчы» газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радио комитетында балалар тапшырулары мөхәррире. 1952-1955 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир вазыйфаларын башкара. Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100