news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында «Яшьлек моңнары» концерты була

26 февральдә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Яшьлек моңнары» дип исемләнгән концерт узачак. Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстанның мәдәни ресурс үзәге базасында, «ЯшьЛайн» дип исемләнгән проект үз эшчәнлеген алып бара. Автор һәм алып баручы – Гөлназ Рәшитова. Әлеге концертта проектта катнашкан талантлы яшьләр бер сәхнәдә җыелачак.

«Концертның максаты – тамашачыларны яшь талантлар һәм аларның иҗаты белән таныштыру, зәвыклы музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык һәм классик музыкасын яңгыратыр өчен өстәмә мәйданчык булдыру. Республикабызның, мәдәниятебезнең киләчәге зур сәхнәгә адым ясап килүче талантлы татар яшьләренең тәүге концерты дисәм дә, ялгыш булмас», - диде «Татар-информ»га кичәнең алып баручысы һәм проект авторы Гөлназ Рәшитова.

  • Бер төркем татар яшьләре татар халык һәм классик җырларны башкарачак. Концертта Гөлназ Рәшитова, Инсаф Ганибаев, Рөстәм Егоров, Зәлия Әүбәкерова, Азат Гыймадиев, Гөлия Зәһертдинова, Айшат Шәрипов, Диләрә Нәбиуллина, Ильяс Фәрхуллин, Алсу Сөнгатуллина, Айбулат Харисов, Айгөл Сәмигуллина, Гөлназ һәм Гөлчәчәк Хәмидуллиналар катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot