news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында яшь шагыйрьләр җыелып тамашачысыз гына үзара шигырьләрен укыды

Татар китабы йортында яшь шагыйрьләр җыелып тамашачысыз гына үзара шигырьләрен укыды
Рузилә Мөхәммәтова

Татар китабы йортында яшь шагыйрьләр җыелып тамашачысыз гына үзара шигырьләрен укыды. Яшьләр шигърият калыбы турында бәхәсләште.

«Сез әдәбият белән кызыксынасыз, китап укыйсыз икән – бу йорт сезнеке. Бүген ихлас очрашу һәм бу шагыйрьләр даирәсеннән чыккан тәкъдим. Аның шундый булуы безгә бик кадерле. Иң мөһиме – бу очрашу рәхәт булсын», – диде очрашуны башлап җибәреп Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин.

«Бу йортка бик күп кеше, бик күп идея, бик күп карашлар сыя», – дип ассызыклады ул.

Шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Дания Нәгыйм, Оксана Ильюп, Ләйлә Хәбибуллина һәм башкалар чиратлашып шигырьләрен укыдылар.

Шагыйрьләр арасында Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче Фәнис Зыялы да бар иде. «Китап» радиосы журналисты буларак билгеле Гөлинә Шәйхи, Кукмарада яшәүче шагыйрә Ландыш Равилова, Чаллыдан Исмәгыйль Ишалин да шигырьләрен укыды.

Татар китабы йортына яшьләр иҗатын тыңларга «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, язучы Ләбиб Лерон һәм байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче журналист Гөлүсә Закирова да килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot