news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында яңа китап клубы ачыла

Татар китабы йортында яңа клуб ачыла. Биредә катнашучылар татар әдәбиятының күренекле әсәрләре турында фикер алышачак һәм таныш классиканы яңа яклардан ачарга тырышачак. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр итә.

Беренче очрашу 1 октябрьдә 18:00 сәгатьтә була. Катнашучылар Әмирхан Еникинең «Матурлык» әсәре турында сөйләшәчәк.

Китап клубының җитәкчесе – «Безнең мирас» журналының баш мөхәррир урынбасары, блогер, татар мәдәниятен популярлаштыручы Ихтыяр Кыямов.

Әсәрне алдан укып килегез — бергәләп аның геройлары, идеясе һәм бүгенге көндәге яңгырашы турында сөйләшербез, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot