Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар китабы йортында «Яңа исем» әдәби лабораториясенең мастер-классы була
Бүген «Яңа исем» әдәби лабораториясе чираттагы мастер-класс үткәрә. Яшь язучыларны Татар китабы йортында үзенчәлекле дәрес көтә. 15:00 сәгатьтә Шәриф Камал мемориаль музее җитәкчесе Айдар Шәйхин музейның тамашачы күзеннән читтә калган серле урыннары һәм илһамлы экспонатлары белән таныштырачак. Бу хакта «Яңа исем» проекты җитәкчесе, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова хәбәр итә.
«Яңа исем» проекты шәкертләренә һәм иҗатка, әдәбиятка битараф булмаган һәркемгә әлеге дәрестә ишекләр ачык. Яшьләр белән очрашуга язучы-остазлар – Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлах, Галимҗан Гыйльманов һ.б. киләчәк», – диде Гөлүсә Закирова.
- «Яңа исем» әдәби лабораториясен Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ тормышка ашыра. Проект икенче ел гамәлдә. Быел ул «Казан утлары» журналы каршында эшли. Анда 60лап яшь язучы катнашырга теләк белдерде. 15ләбе актив иҗат итә. Алар белән алты остаз: Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова, Ләбиб Лерон кебек язучылар шәхсән шөгыльләнә.
- Моңарчы Зөя утравына сәфәр кылдылар, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән бергә аның туган ягына Балык Бистәсенә кайттылар, шагыйрь Сибгат Хәким туган Әтнә төбәге белән таныштылар, Арча районы Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев туган нигездә булдылар, Яңа татар бистәсен зиярәт кылдылар.
«Проект ел азагында яңа әсәрләрдән әзерләнгән әдәби перформанс тамашасы белән тәмамланачак. Актив язучыларны бүләкләр дә көтә», – диде «Яңа исем» проекты җитәкчесе, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз