news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының соңгы очрашуы була

Бүген, 19 ноябрьдә, 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының соңгы очрашуы була. Бу хакта «Ачык университет» татар телле онлайн-университеты телеграм-каналында хәбәр ителә.

Соңгы лекция «Совет чорында татар интеллигенциясе: язмышлар, тормыш тарихлары, милли үзаңлылыкны саклау» темасына багышлана.

Лектор – ТР Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры мөдире, КФУның диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Айдар Шәйхин.

news_right_1
news_right_2
news_bot