news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының чираттагы очрашуы була

Бүген, 16 ноябрьдә, Татар китабы йортында «XX гасырда татар халкы тарихы» курсының чираттагы ике лекциясе узачак. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итте.

19:00 сәгатьтә «Беренче дөнья сугышы һәм 1917-1920 елларда татар халкының инкыйлабта алган урыны» лекциясе башлана. Лекторы – Россиянең һәм Татарстан Республикасының танылган тарих белгече, профессор, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев.

20:00 сәгатьтә «Бөек үзгәрешләр – 1917–1920 еллар: инкыйлаб, гражданнар сугышы, дәүләт проектлары» лекциясе була. Лекторы – Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot