news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Хәсән Туфанның беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр

Татар китабы йортында Хәсән Туфанның беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим иттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар китабы йортында шагыйрь Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Хәсән Туфанның беренче шигырь җыентыгына багышланган «Аккумуляторлар» дип исемләнгән шигъри реконструкция булды.

«Хәсән Туфанның бу җыентыгы — әдәбиятчыларга яхшы мәгълүм китап, ул 1929-1930 еллар аралыгында Казанда, «Яңалиф» нәшриятында дөнья күрә. Китапның бер нөсхәсе Татар китабы йорты экспозициясендә тәкъдим ителә. Без бу нөсхәне өйрәнгәндә, китапның бизәлеше, шигырьләрнең сайланышы, орфография үзенчәлекләренә игътибар иттек. Реконструкция исә шул үзенчәлекләрне дә, шигырьләрнең язылу контекстын да исәпкә алды», - диде «Татар-информ»га Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Аның әйтүенчә, беренче шигьри реконструкцияне 2022 елда эшләгәннәр, ул Такташ һәм Кутуйның 1930 елгы иҗат кичәсен кабатлау рәвешендә оештырылган булган. «Алга таба да бу форматны Кариев театры белән берлектә дәвам итәргә ният бар. Җыентык Хәсән Туфан Урта Азиядә сәяхәттә чакта дөнья күрә. Китапны Галимҗан Нигъмәти белән Гомәр Гали әзерли, кереш сүзне Галимҗан Нигъмәти яза. Шагыйрь өчен бу китапның чыгуы көтелмәгән хәл була. Аны төзүдә үзе катнашмаганлыгы китапта аермачык сизелә. Китап өч бүлектән тора: поэмалар, лирика, беренче тәҗрибә шигырьләре», - диде ул.

«Китаптагы шигырьләрдә эшче темасы, революция, яңа социаль мөнәсәбәтләр темасы өстенлек итә. Хәзерге укучы өчен аз билгеле суыгаяклар, алаканатлар, мәкруһлар кебек социаль статуслар; инкыйлабка кадәрге гаделсезлек проблемасы һ.б. күтәрелә. Стилистик алымнар да кызыклы. Шагыйрьнең Кояш белән дә, Урал таулары белән дә үтә шәхси мөнәсәбәтләрдә булуы игътибарны җәлеп итә», - дип аңлатты Татар китабы йорты директоры.

Хәсән Туфанның «Көнчыгышның яңа баласы» шигыре яңа республика тарихы турында. «1926 елда Болгар хәрабәләрендә язылган шигырь болгарларның татарга әверелүләрең, киләчәкнең әле тагын яңа исемнәр уйлап таба алачагын бәян итә», - диде Айдар Шәйхин.

  • Реконструкторлар: Илсаф Нәҗипов, Искәндәр Низамиев, Рамил Вафин, Алсу Фәйзуллина. Шәрехләүчеләр: Луиза Янсуар, Айдар Шәйхин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100