news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында татарча өстәл уеннары киче узачак

Татар китабы йорты һәм Идел яшьләр үзәге татарча өстәл уеннары уйнарга чакыра. Киләсе очрашуда махсус кунак көтелә. Кичәдә катнашучылар «Шүрәле» өстәл уеннары клубы җитәкчесе Руслан Галимов белән очрашачачак. Бу хакта Татар китабы йорты хәбәр итә.

Өстәл уеннары киче 23 апрельдә 18:00-21:00 сәгатьтә узачак. Кунакларны кызыклы уеннар, җанлы аралашу һәм яңа танышулар көтә. Үзегез белән яраткан өстәл уеннарыгызны алып килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Катнашу бушлай.

Фото: Татар китабы йорты

news_right_1
news_right_2
news_bot