Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «Сөйләм клубы»ның яңа сезоны башлана
1 апрельдә 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында оештырылган «Сөйләм клубы»ның яңа сезоны башлана. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр итә.
Моннан ике ел элек барлыкка килгән татарча аралашу клубы һәм татар теле курсларының дүрт сезоны узды. Әлеге вакыт дәвамында Татар китаплары йортында күпме дус табышты, татарча аралашу, бергәләп ял итү һәм күңел ачу, яңа белем туплау мохите барлыкка килде. Катнашучылар очрашу саен төрле темаларга аралашты һәм бәхәсләште.
Казанның беренче татар музеенда оештырылган сөйләм клубы эшен дәвам итә. Яңа сезонда бергәләп сәяхәт итәрбез, китаплар укырбыз, кызыклы кунаклар белән танышырбыз һәм фикер алышырбыз, диелә хәбәрдә.
Фото: Татар китабы йорты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз