Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «Шәхесләребез» дип аталган уникаль китап кунакханәсе ачылды
Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтелде. Чара татар китабы тарихына, милли әдәби мираска һәм китап уку мәдәниятенә игътибарны арттыруга багышланды. Татар китабы көне кысаларында Татар китабы йорты «Җыен» фонды белән берлектә уникаль китап кунакханәсен ачып җибәрде, дип хәбәр ителә Татар китабы йорты телеграм-каналында.
«Шәхесләребез» — татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә мөһим урын тоткан язучылар, галимнәр, сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре турында фәнни-популяр китаплар сериясе. 35 елдан артык тарихы булган «Җыен» фонды тарафыннан нәшер ителгән сериядә бүгенге көнгә 100дән артык китап дөнья күргән.
Яңа китап кунакханәсе — әлеге мирас белән якыннанрак танышу өчен ачык мәйдан. Биредә кунаклар китапларны карап чыга, укый, өйрәнә һәм татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында яңа мәгълүматлар белән таныша алачак. Китап кунакханәсе ел дәвамында татар мәдәнияте һәм сәнгате тарихына багышланган лекцияләр һәм фикер алышулар уздыру урыны да булачак. Очрашуларның төп чыганагы һәм фәнни нигезе — «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан китаплар.
Китап кунакханәсенең беренче кунагы да очраклы түгел — Шәриф Камал. Ачылыш көнендә Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин «Шәхесләребез: Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» дигән лекция укыды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз