news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында «Сәнгатьләр төне» узачак

Сишәмбе, 3 ноябрьдә, Татар китабы йортында «Сәнгатьләр төне» дип аталган үзенчәлекле программа көтелә. Бу хакта Татар китабы йорты хәбәр итте.

Программада:

  • 17:00 — Казан федераль университеты студентлары катнашында «Казандагы беренче елым: татарлар һәм татарча» документаль спектаклен күрсөтү. Башка шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән икенче курс студентлары Казандагы беренче тормыш еллары һәм шәһәрдә яшәү контекстында татар мәдәнияте һәм телен кабул итүләре турында фикер алышачак;
  • 18:30 — «Заман язучысының портфеле». Бу – «Язучы портфеле» күргәзмәсе кысаларындагы чара. Өч язучы һәм шагыйрь иҗат юллары турында шәхси әйберләре аша сөйли. Чыгыш ясаганнан соң, предмет күргәзмәне тулыландырачак;
  • 19:30 — «Кемнең сүзе үтә?». Такмак — үзенчәлекле поэтик жанр: монда рифма сайлау осталыгы гына түгел, юмор һәм фикернең тизлеге дә мөһим. Катнашучылар командаларга бүленеп, бирелгән актуаль дөньякүләм һәм җирле темаларга (дөньякүләм фильм премьералары, соңгы яңалыклар, ясалма фәһем куллану) баянга кушылып такмаклар баттлы оештырачаклар;
  • 21:30 — Куратор экскурсиясе «Фатир ул — текст». Куратор экскурсиясе Шариф Камалның мемориаль фатирына аның тормыш язуы буларак карарга чакыра. Музейның үзәге — 1930–1940 елларның өч бүлмәсе, анда Казанның иҗади тормыш үзәкләреннән берсе булган язучының йорт атмосферасы торгызылган. Шәхси рояль, сәгать, китапханә, язма өстәл һәм көнкүреш әйберләре хуҗаның холкын, аның аралашу даирәсен һәм вакытын сөйләүче зур текстның «параграфлары»на әверелә.
news_right_1
news_right_2
news_bot