news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында шагыйрь Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Татар китабы йортында шагыйрь Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

11 декабрьдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музеенда (Шәриф Камал мемориаль фатирында) шагыйрь, меценат, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнд Закир Рәмиевның 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә ачылышына теләге булган һәркем бушка килә ала.

«Дәрдемәнд – XX гасыр башының әйдәп баручы шагыйрьләреннән берсе, фәлсәфәче, җәмәгать эшлеклесе, меценат. Күргәзмә шагыйрьнең тәхәллүсе хөрмәтенә аталган. Дәрдемәнд – сагышлы кеше дигән сүз», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«Күргәзмә проекты шагыйрь сагынуының төрле якларын ача: бу – туган җиргә булган әрнүле мәхәббәт тә, үткән яшьлек кайгысы да, киләчәк революциянең котылгысыз бәласын аңлау да. Монда үзенчәлекле мәгънә ята: моңсулык турындагы күргәзмә оптимизм уята. Күргәзмәне караганнан соң, үзеңне яңа туган бала кебек хис итәсең, тормышка мәхәббәт хисе арта», - дип сөйли Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.

Күргәзмәдә Милли музей фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Шул исәптән, Закир Рәмиевнең шәхси әйберләре. Мәсәлән, аның атаклы юл сандыгы һәм поход самавыры, диелә хәбәрдә.

  • Шагыйрь Дәрдемәнд – җәмәгать эшлеклесе, берничә алтын приисклар хуҗасы Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә (5 декабре) Оренбург губернасы Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Гаиләләре Орск өязе Юлык авылына күчеп килгәч, әтиләре 1869 елда анда алтын приисклар ача. Булачак шагыйрь мәдрәсәләрдә белем ала, Истанбулда яшәп кайта. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) Рәмиев белән аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииска кала.
  • Алар 1906-1918 елларда Оренбургта «Вакыт» газетасын, 1908-1917 елларда «Шура» журналын чыгара, 1909-1918 елларда «Вакыт» типографиясен эшләтә. Рәмиевләр карамагындагы «Вакыт» газетасы типографиясендә Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Ризаетдин Фәхретдин һәм башка язучыларның, галимнәрнең беренче китаплары дөнья күрә.
  • Закир Рәмиевнең матбугатта Дәрдемәнд тәхәллүсе белән шигырьләре дөнья күрә. Ул Оренбург губернасыннан I Дәүләт Думасына депутат булып сайлана, хәйрия эше белән шөгыльләнә. 1921 елның 9 октябрендә Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә вафат була, кабере билгесез.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100