news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында Рудольф Нуриев турында фильм күрсәтәләр

17 мартта 17.00 сәгатьтә Татар китабы йортында балет артисты, татар биючесе, хореограф Рудольф Нуриев туган көндә Рабит Батулла сценарие буенча төшерелгән фильм күрсәтелә.

«Бөек биюче Рудольф Нуриевка 17 мартта 85 яшь тулган булыр иде. «Оча торган татар» турында меңләгән легенда йөридер, мөгаен. Дөнья сәнгате тарихына кереп калган даһи биюченең балачагы турында 2014 елда Рабит Батулла сценарие нигезендә нәфис фильм да төшерелде. Ул «Рудольф Нуриев. Рудик» дип атала. 17 март кичендә Татар китабы йортында әлеге фильмны карау һәм сценарий авторы, язучы Рабит Батулла катнашында фикер алышу оештырыла», - дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot