Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында Наилә Яхина белән очрашу узачак
16 май Татар китабы йортында композитор, шагыйрә, җырчы, телерадиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина белән иҗади очрашу оештырыла.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада композиторның әсәрләрен милли сәнгать мәктәбе һәм башка музыка мәктәпләре укучылары башкарачак. Кичәдә композиторның иҗатташ дуслары да чыгыш ясаячаклар.
16 май көнне Татар китабы йортына керү түләүсез булачак. Кичә кичке биштә башланачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз