news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Милли музыка оркестрының релакс-концерты була

8 сентябрьдә Казанның Татар китабы йортында Милли музыка оркестры концерты була. Бу хакта Татар китабы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ул концерт кына түгел, ә чын терапия булачак. Концертта татар музыкасы турында гадәти лекцияләр урынына, оркестр музыкасын тыңлап ләззәт алырга мөмкин», ди оешытручылар.

Арт-терапевт Айназ Зарипова төрле төрдәге музыканың кеше организмына йогынтысы хакында сөйләячәк.

Концерт программасы бөек татар композиторлары, Татарстандагы яшь композиторларның сирәк яңгырый торган әсәрләреннән, шулай ук Чайковский һәм Римский-Корсаков кебек бөек рус классикларының әсәрләреннән тора. Аларның яртысыннан күбесе беренче тапкыр яңгыраячак.

Мәҗбүри дресс-код:

  • 1. Уңайлы кием
  • 2. Кечкенә келәм яки җәймә
  • 3. Яхшы кәеф.

Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Айдар Ниязов. Концертта Азиза Абдураимова, Александр Котенко, Эльмира Галимова, Рөстәм Мозаффаров, Диана Сәмигуллина, Альберт Миндубаев, Егор Шелемов, Ләйлә Сабирова, Иван Былинцев, Алинә Ибраһимова кебек музыкантлар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100