Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар китабы йортында Кави Нәҗминең шәхси хатларына нигезләнгән спектакль тәкъдим ителә
4 мартта 17.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы - Татар китабы йортында язучылар Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың шәхси хатлары буенча эпистоляр спектакль күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль хатларга, шигърияткә һәм музыкага корылган. Нәҗми һәм Әдһәмова 1937-1940 елларда язышкан хатларда катлаулы чорда сынау аша узган мәхәббәт тарихы сурәтләнгән. Спектакль Нәҗметдиновлар гаиләсе архивыннан чын хатларга һәм Татарстан Милли музее фондлары материалларына нигезләнеп куела.
Рольләрне Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов башкара. Шулай ук Тинчурин исемендәге театр артисты Илнур Байназаров һәм җырчы Сөмбел Кыямова катнашачак.
Премьера алдыннан тамашачыларга "Кави һәм Сәрвәр тарихы" күргәзмәсе буенча экскурсия үткәреләчәк.
Әлеге спектакль татар язучыларының хатларына нигезләнгән тулы бер циклга нигез сала. Яңа иҗади проект кысаларында Татар китабы йорты килүчеләрне ай саен чираттагы премьера белән сөендерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз