news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында «Ләчтит» татарча сөйләм клубының яңа сезоны башлана

Татар китабы йортында ике ел ярым элек оештырылган «Ләчтит» татарча сөйләм клубының яңа сезоны башлана. Беренче очрашу 19 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә узачак. Бу хакта Татар китабы йортының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Клубта татар телендә аралашырга теләгән төрле яшьтәге кешеләрне көтәләр. Очрашулар, беренче чиратта, татарча сөйләшә белгән, әмма телен камилләштерергә һәм аны көндәлек аралашуда активрак кулланырга теләгән катнашучылар өчен оештырыла, диелә хәбәрдә.

12 очрашу дәвамында катнашучылар бер-берсе белән танышачак, татарча аралашачак, төрле уеннар уйнаячак, сүз байлыгын арттырачак, вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрәчәк.

Сөйләм клубында катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикле – 25 кеше. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot