news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында композитор Шамил Шәрифуллин истәлегенә концерт була

Татар китабы йортында композитор Шамил Шәрифуллин истәлегенә концерт була
Салават Камалетдинов

13 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында композитор, Тукай бүләге иясе Шамил Шәрифуллин истәлегенә камера концерты үтәчәк.

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе Шамил Шәрифуллинның (1949— 2007) истәлегенә багышлап, Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры камера концерты оештыра. Музыкаль кичә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры — Татар китабы йортында үткәрелә.

«Композитор һәм педагог Шамил Шәрифуллинның өч хор концерты, 2 симфониясе, симфоник оркестр өчен концертлары, инструменталь әсәрләре һәм күпсанлы җырлары бар. «Мөнәҗәтләр» һәм «Авыл көйләре» исемле хор концертлары өчен 2005 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1976-2001 елларда Казан консерваториясенең теория һәм композиторлык кафедрасында белем бирә, үз укучыларын тәрбияли. Шамил Шәрифуллин татар музыка этнографиясен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Фольклор экспедицияләре оештыруда катнаша, аларның нәтиҗәләрен җыентык итеп бастыра», - дип хәбәр итә Татар китабы йортының матбугат хезмәте.

Концерт Шамил Шәрифуллин әсәрләренең язмаларын тыңлау белән башланачак. Үзенчәлекле композитор турында истәлекләр белән аның кызы Гүзәл Әбелханова уртаклашачак. Шулай ук концертта Шамил Шәрифуллинның шәкерте, композитор Илһам Байтирәкнең әсәрләре һәм Милли музыка оркестры җитәкчесе, яшь композитор Айдар Ниязовның композицияләре яңгыраячак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100