Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар китабы йортында «Истәлеккә - автордан» инскриптлар белән китаплар күргәзмәсе ачыла
7 июньдә 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында «Истәлеккә - автордан» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә музей китапханәсеннән инскриптлар белән китаплар тәкъдим ителә. Бу хакта Татар китабы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Инскрипт – китапны бүләк итеп биргәндә истәлек язуы, автограф. Китап инскрипты әдәби чорның характерын, вакыт үзенчәлеген һәм авторның шәхси сыйфатларын чагылдыра. Шулай ук инскрипт кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап үтәргә мөмкин. Татар китабы йорты музеенда язучы, галим, әдәбият белгечләре коллекцияләреннән уникаль китапханә бар. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә инскриптлары белән Адлер Тимергалин, Рифкать Әхмәтҗанов, Рифат Сверигин һ.б. коллекциясеннән китаплар тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз