news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында «Истәлек өчен» концерт-спектакле була

Татар китабы йортында «Истәлек өчен» концерт-спектакле була
Татар китабы йорты афишасы

16 июньдә Татар китабы йортында «Истәлек өчен» дип исемләнгән концерт-спектакль була. 

«Истәлек өчен» тамашасы – хисләргә бай, саф мәхәббәт тулы шигърият, лирик җырлар, якты истәлекләр кушылмасы, диелә Татар китабы йорты хәбәрендә.

«Аның үзәген бер-берсен өзелеп яраткан һәм төрле сәбәпләр аркасында аерылырга мәҗбүр булган ике кешенең кабат очрашу мизгеле тәшкил итә. Өч яссылыкта барган бу кичәне Татар китабы йорты берләштерә.

«Истәлек өчен» тамашасының жанры – концерт-спектакль. Сәхнә тамашалары арасыннан соңгы вакытта әлеге жанрга мөрәҗәгать итүчеләр сирәк, ди оештыручылар.

Тамашаның поэтик-драматик тукымасын классик һәм яшь татар шагыйрьләренең мәхәббәт, дуслык, хыянәт, тормыш, яшәеш турындагы шигырьләре тәшкил итә. Концерт программасында – шул ук темага кагылышлы халык һәм ретро-җырлар бар, диелә хәбәрдә.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100