news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында йөз еллык әдәбият тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Биредә төрле елларда татар язучылары төшкән фотосурәтләр, әдипләрнең оригиналь хатлары, шәхси әйберләре куелган. Кави Нәҗминең эш өстәле, Габдрахман Әпсәләмовның фронтта йөрткән планшет-сумкасы, Мөхәммәт Мәһдиевның өс киеме, дипломаты, кулчатыры кебек җиһазлар бар.

Татар китабы йортында йөз еллык әдәбият тарихына багышланган күргәзмә ачылды
Салават Камалетдинов

Бүген Татар китабы йортында "Казан утлары" журналының йөз еллыгына багышланган «Ядкарьләрдә – рухи йөзебез» күргәзмәсе ачылды.

"Татар китабы йорты тарихында иң зур күргәзмәне ачабыз. Аның "Казан утлары"на багышлануы бик тә мәгънәле, чөнки журналның 100 еллыгы - ул татар әдәбиятының бер гасырлык тарихы", - диде күргәзмәне ачканда Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее фондында һәм «Казан утлары» редакциясендә сакланган ядкарьләрдән төзелгән. Биредә төрле елларда татар язучылары төшкән фотосурәтләр, әдипләрнең оригиналь хатлары, шәхси җиһазлары куелган. Заманында "Казан утлары" мөхәррире булган Кави Нәҗминең эш өстәле, Габдрахман Әпсәләмовның фронтта йөрткән планшет-сумкасы, Мөхәммәт Мәһдиевның өс киеме, дипломаты, кулчатыры кебек җиһазлар бар.

"Күргәзмә 23 майга кадәр эшли. Без монда ай дәвамында язучылар, студентлар белән очрашулар, төрле әдәби чаралар үткәрергә ниятлибез. Күргәзмәне киңрәк җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә телибез",- диде Айдар Шәйхин.

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин татар басмаларының тарихы йөз елдан да борынгырак чорга барып тоташуын әйтте.

"Инкыйлабка кадәр дә төрле төбәкләрдә "Шура", "Аң" һәм башка шәхси журналлар чыккан. Элегрәк чыккан барлык татар журналларының иң асыл сыйфатларын туплап, 1922 елдан "Казан утлары" чыга башлаган. Ул вакытта ул "Безнең юл", соңрак "Яңалиф", "Атака", "Совет әдәбияты" исеме астында чыккан. Иң мөһиме,  Россиядә "Казан утлары" кебек йөз ел буе бер туктаусыз чыккан башка журнал юк", - диде Рөстәм Галиуллин.

Күп басмалар Бөек Ватан сугышы елларында нәшер ителүдән туктап тора, ә татар журналы, киресенчә, тиражын арттырып, халыкның рухи ныклыгын сакларга ярдәм итә.

"Фронтовик язучылар истәлеге буенча, журналны фронтта да таратканнар. Хәтта окопларга самолеттан төшерә торган булганнар", - диде журналның баш мөхәррире.

Рөстәм Галиуллин "Казан утлары"ның бүгенге тиражын 9 мең нөсхә, дип атады. Басманы Россиянең утызлап төбәгендә алалар.

Күргәзмә ачылышында Азәрбайҗаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Якутиядән, Башкортстаннан килгән әдәби басмаларның мөхәррирләре, танылган язучылар да катнашып, үз халыклары исеменнән сәламләү сүзләре җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100