Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «Инсан» музыкаль-әдәби композициясе узачак
6 апрельдә 18:00 сәгатьтә Татар китабы йортында «Инсан» музыкаль-әдәби композициясе узачак. Бу хакта Татар китабы йортының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Очрашуда өч сәнгать төре бергә кушылачак. Танылган рәссам Алсу Тимергалинаның яңа картиналары күрсәтеләчәк, фантаст язучы Адлер Тимергалин әсәрләреннән өзекләр укылачак. Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, баянчы, аккордеончы, Казан дәүләт консерваториясенең TATARICA оркестры солисты, Yummy music band төркеме солисты Алмаз Әхмәтҗанов башкаруында музыкаль композиция яңгыраячак.
Рәсем сәнгате, әдәбият һәм музыканы берләштергән кичәдә Ренат Еникиев, Алмаз Монасыйпов, Дебюсси, Пьецоло музыкасы яңгыраячак.
Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз