news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында ике телдә бушлай экскурсияләр үткәреләчәк

Сишәмбе көнне, 2 июльдә, Татар китабы йортында бушлай экскурсияләр узачак. Акция мәдәни киңлекнең икеләтә юбилеена багышланган: моннан 80 ел элек Шәриф Камал музеен ачу турында карар имзаланган иде, ә аннан биш ел алда Татар китабы йорты төзелде.

14:00 сәгатьтә шәһәр халкы һәм кунаклары рус һәм татар телләрендә экспозицияләр буенча күзәтү экскурсияләрендә була алачак. 19:00 да килүчеләр өчен «Татар китабы йортының тыкрыклары буйлап төнге экскурсия» программасы оештырылачак.

Чараларда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Көн дәвамында музейга керү бушлай булачак. Учреждение Островский урамы 15 нче йорт адресы буенча урнашкан. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча белергә була: +7(843)590-80-67, +7(843)590-80-66, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.

Шәриф Камалның музей-фатиры 1950 елның 29 нчы гыйнварында ачылды. 2019 елда бинаны төзекләндерделәр, ә экспозицияне яңарттылар. Шуннан соң мәдәни учреждениеләр рәсми булмаган рәвештә Татар китабы йорты дип атала башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot