news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында Һади Такташка багышлау форматында шигырь кичәләре була

Татар китабы йортында Һади Такташка багышлау форматында шигырь кичәләре була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сентябрьдә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында шагыйрь Һади Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе эшли башлады. Хәзер аның ачык программасы бара: җәяүле экскурсияләр һәм очрашулар үтә. 3 октябрьдән Такташка багышлау форматында шигырь кичәләре башлана. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Такташ яшәгән гасыр ул – бер минут эчендә мәмләкәтләр җимерелгән, иман үзгәргән, лозунглар күчереп язылган, юлбашчылар алмашынган, адәм балалары юкка чыккан, манаралардан ай төшеп, йолдыз күтәрелгән... кыскасы, дөньяның искесе алышынып, яңасы төзелгән дәвер. Бер минутлык үзгәрешләр кайчак гасырның үзе буена сузыла. Ә аннан счётчик яңадан нульләргә әверелә. Вакытны киредән санап китәр өчен.», - дип яза багышлау кичәләре циклының идея авторы Луиза Янсуар.

Шигырь кичәләре 14 ноябрьгә кадәр һәр пәнҗешәмбе көнне узачак. Музей тамашачылары Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Булат Ибраһимов Рүзәл Әхмәдиев, Ленар Шәех, Рузалия Шакирова, Рифат Сәлах, Ландыш Равилова, Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова һәм башка замандаш шагыйрьләрнең үз әсәрләрен укуларын ишетә алачак. Шул рәвешле, бүгенге иҗатчылар үз шигырьләрен Такташ хөкеменә тапшырачак. Ике буын арасында диалог корылачак. Ә без – шаһитлары булачакбыз, диелә хәбәрдә.

Чараларда күргәзмә билеты белән катнашып булачак. Кунаклар Шәриф Камал музее белән дә, «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсендәге уникаль экспонатлар белән дә таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100