Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителә
4 апрельдә 16:00 сәгатьтә Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Гариф Ахуновның «Йолдызлар калка» китабы тәкъдим ителә. Кичә искә алу чарасы рәвешендә үткәреләчәк, аның барышында Гариф Ахунов, аның җәмәгате, язучы Гөлшаһидә һәм тәрҗемәче, язучы Рәшит Ахунов искә алыначак.
Чарада Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә авторлары чыгыш ясый, Лариса Бус һәм Ирина Романова, балалар музыка мәктәбе укытучылары Гүзәл Сафина (вокал) һәм Казан дәүләт консерваториясе доценты Лилия Зиадуллина-Галяева (скрипка) татар композиторларының музыка пьесаларын башкарачак.
Керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз