Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында дүртенче шигъри слэм узачак
16 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында дүртенче шигъри слэм үткәрелә. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр ителә.
Шигъри слэм — шагыйрьләр арасында уза торган иҗади ярыш. Бу — академик булмаган мохиттә туган ирекле, тере шигърият. Слэмда 15 шагыйрь чыгыш ясаячак. Һәр катнашучыга үз шигырьләрен уку өчен 3 минут вакыт биреләчәк. Катнашучыларны залдагы тамашачылар ике критерий буенча бәяли: беренчесе — чыгышның сыйфаты, икенчесе — текстның сыйфаты. Иң күп балл җыйган 4 шагыйрь финалга чыга. Барлык этапларда иң күп балл җыйган шагыйрь җиңүче була.
Шагыйрьләр үзенең 3 иң яхшы шигырен 9 октябрьгә кадәр tatarkitabiyourti@yandex.ru почта адресына «СЛЭМ» тамгасы белән җибәрә ала.
Сайлап алынган катнашучыларның исемлеге социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Җиңүчегә 10 мең сум акча тапшырылачак. Шулай ук катнашучыларның сайлап алынган шигырьләреннән зин нәшер ителәчәк.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз