news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында Дәрдемәнднең туган көне уңаеннан «Дәрдемәнд белән бер көн» узачак

24 ноябрьдә 10:00-17:30 сәгатьтә Татар китабы йортында Дәрдемәнднең туган көненә багышланган «Дәрдемәнд белән бер көн» дигән махсус чара була. Кунакларны бер көнгә шигърият, музыка һәм диңгез дөньясына чумарга чакырабыз, дип хәбәр итә Татар китабы йорты.

Кайвакыт тынычлыкта калып, туктап торасы килә. Диңгез тавышын тыңлап, матурлык турында уйланып… Татар китабы йорты бер көнгә шундый тынычлык һәм илһам киңлегенә әвереләчәк, диелә хәбәрдә.

Музей залында диңгез дулкыннары сурәтләнгән видеопроекция күрсәтеләчәк, ә диңгез тавышларына кушылып Дәрдемәнднең татар һәм рус телләрендәге шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгыраячак.

Шагыйрь китапларын карарга, шигырьләрен укырга һәм аның иҗаты белән ашыкмыйча танышырга мөмкин булачак. Кунаклар шулай ук Дәрдемәнднең Шәриф Камалга бүләк иткән шәхси каләмен дә күрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot