news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак

3 июньдә 17:00-21:00 сәгатьләрдә Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр итә.

Бу юлы мини-фестиваль татарча фәлсәфә темасына багышлана. Кунакларны фикер алышулар, кызыклы әңгәмәләр, лекция һәм ямьле атмосфера көтә.

Кичә программасы:

  • 17:00 — «Татарча фәлсәфә» лекциясе: татар фәлсәфәчеләре, татар телендәге фәлсәфә дәреслекләре һәм сүзлекләре авторлары турындагы фәнни-популяр лекция. Укый: Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин;
  • 18:00 — «Татар телендәге фәлсәфә һәм татар фәлсәфәсе» темасына ачык әңгәмә: «Габдрахмановтан башлап Гыйззәтовка кадәр татар телендәге фәлсәфә һәм татар фәлсәфәсе: Югалганмы/потенциальме?» ачык дискуссиясе. Катнашалар: галимнәр, язучылар;
  • 19:00 — Татар китабы йорты залларында фәлсәфи медиация. Уздыра: музей хезмәткәре, шагыйрь Азат Вәлиев;
  • 20:00 — «Хакыйкать тәнгә пычак кебек керә» пластик перформансы. Катнашалар: Артём Морсков, Азалия Менибаева, София Озджан

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot