Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында беренче тапкыр «Татар китабы көне» узачак
13 сентябрь — басма татар китабы тарихындагы мөһим даталарның берсе. Моннан 226 ел элек, 1800 елның 13 сентябрендә, Россия империясе Сенаты Казанда казна басмаханәсе («Азия типографиясе») ачарга, анда Коръән һәм башка китапларны бастырып чыгарырга рөхсәт бирә. Бу карар татар телендә китап бастыру тарихында мөһим адым була. Татар китабы йорты бу көнне искә алырга чакыра.
Чара программасында:
- 13:00 — «Җыен» фонды чыгарган «Шәхесләребез» сериясе кунакханәсен ачу;
- 13:30 — «Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» лекциясе.
«Китап кунакханәсе»ндә татар халкы һәм Татарстан тарихы белән бәйле шәхесләргә багышланган китаплар белән танышырга була. Шулай ук бу урында ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә нисбәтле лекцияләр укылачак, фикер алышулар үткәреләчәк.
Керү ирекле.
Фото: Татар китабы йорты
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз