Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» чарасы – «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале була
Бүген, 7 октябрьдә, Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы — «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале узачак. Бу юлы программа тәрҗемәдә яңгырый торган татар әдәбиятының үзенчәлекләренә, аның башка телләр, әдәбиятлар һәм мәдәниятләр белән очрашу нокталарына багышлана. Бу хакта Татар китабы йорты телеграм-каналында хәбәр ителә.
Мини-фестиваль кунакларны тәрҗемә темасына игътибар итәргә, таныш шигъриятне чит телле укучы яңгырашында тыңларга һәм Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина белән якыннанрак танышырга чакыра. Кичке программага керү бушлай.
Программа:
- 17:30 — «Дөньяныкын — татарча, татарчаны — дөньяга». Дөнья әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләренә һәм татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итүгә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итү;
- 18:00 — «Башкача яңгырый» шигъри композициясе. Казан дәүләт мәдәният институтының 11 студенты Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә укыячак. Аларның күбесе өчен татар теле — чит тел, ә шигырьләр — яттан өйрәнелгән авазлар тезмәсе. Уку барышында хаталар да булырга мөмкин, әмма нәкъ шул читтән караш Тукай шигъриятенең яңгырашын башкача ишетергә мөмкинлек бирә;
- 19:00 — Островский урамындагы йорт буенча директорның шәхси экскурсиясе. Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина, аның архитектурасы, тарихы һәм музей тормышы белән танышу өчен махсус экскурсия.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз