Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «Беренче басма татар китабы эзләреннән...» фильмы күрсәтелә
Татар китабы йортында «Беренче басма татар китабы эзләреннән...» документаль фильмының премьерасы узачак.
Татар китабы йорты 26 февральдә кызыксынучыларны фильм карарга һәм аның режиссеры белән очрашуга чакыра. Башлана - 16:00 сәгатьтә.
Фильм режиссеры Нәсүр Юрушбаев Лейпциг шәһәрендә татар мәдәниятенең борынгы ядкяре – 1612 елда басылган «Institutionum Lingvae Turcicae» («Төрки телләр грамматикасы») китабын эзләп тапкан һәм бу табылдык аны беренче басма татар китабы турында документаль фильм төшерергә этәргән.
«Фильм татар телендә китап бастыру эшенең тарихын өйрәнүгә багышланган. Кайсы китап татарның беренче басма китабы булып санала ала? Бу сорауга җиңел генә җавап биреп булмый. Татар мәдәниятенең эзләрен дөньяның төрле почмакларында табарга мөмкин. Алар китапханәләрдә, архивларда, шәхси коллекцияләрдә саклана», диелгән хәбәрдә.
Фильм киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтелә. Караудан соң режиссерга сораулар да биреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз