Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында «BӘXET JЬLЬ» эзләнүле спектакле беренче тамашачыларга күрсәтелде
Татар китабы йортында Шәриф Камалның вафатына 80 ел тулган көнне беренче тамашачыларга «BӘXET JЬLЬ» эзләнүле спектакле тәкъдим ителде. Спектакль гыйнвар аеннан музейда даими рәвештә куелыр дип планлаштырыла.
«BӘXET JЬLЬ» — Шәриф Камал һәм аның якыннарының тормышында булган бер катлаулы ел турында эзләнү ул. Спектакльдә музей статикасы белән театр динамикасы очраша, күптән онытылган исемнәр калкып чыга, кулъязмалар җанлана.

Спектакльне режиссер Әминә Миндияр Казанның өч театры аритстларын берләштереп куйган. 1937 елга кайтарган декорацияләрне Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз