news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йортында «Аһәңдәшлек» проектында музыкантлар яңа әсәр иҗат итәчәк

Татар китабы йортында «Аһәңдәшлек» проектында музыкантлар яңа әсәр иҗат итәчәк
Владимир Васильев

Татар китабы йортында «Аһәңдәшлек» дип исемләнгән яңа милли музыка проекты була. Проект кысаларында, татар һәм башка тугандаш халыкларның милли музыка коралларыннан ансамбль туплап, яңа әсәр иҗат ителәчәк. Яңа әсәрне 20 август кичендә Татар китабы йортында тәкъдим итәчәкләр.

  • Катнашучылардан гаризалар 14 августка кадәр кабул ителә. Сылтамага басып теркәлү сорала.

«Проектның максаты – борынгы татар музыкасының төрки һәм гарәп-фарсы башлангычларындагы калыпларына нигезләнеп, татар һәм башка тугандаш халыкларның милли музыка коралларыннан ансамбль җыеп, иң киме дүрт кисәктән торган әсәрне тамашачыга тәкъдим итү. Тулысынча энтузиазмга корылган музыкантларның үзләреннән килгән иҗади инициатива», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Проектны композитор һәм музыка белгече Фәрһад Бәхтияри, курайчы һәм җырчы Динә Абдуллина, Татар китабы йорты һәм Салих Сәйдәшев музее әзерли.

«Ике этаплы сайлап алу була. Беренчесе - уйнау мөмкинлекләрен тикшерү, икенчесе – әсәрне өйрәнеп куйганнармы икәнен тикшерү. Һәр музыкант үз өендә әзерләнер, дип уйлыйм. Күмәк репетиция якшәмбе булачак», - диде Фәрһад Бәхтияри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100