Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында әдәби тәнкыйтьче һәм язучы Гомәр Галигә багышланган лекция була
11 июльдә Татар китабы йортында «Бер сурәт галереясе» лекториенең икенче лекциясе укылачак. Ул әдәби тәнкыйтьче һәм язучы Гомәр Галигә багышлана. Бу хакта Татар китабы йортының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Гомәр Гали (1900—1954) 1920-1930 еллардагы әдәби тормышның үзәгендә торган шәхесләрнең берсе. Ул татар язучыларының иң беренче оешмасын — «Октябрь» берләшмәсен төзүдә катнаша, «Безнең юл» — «Совет әдәбияты» журналларының баш мөхәррире булып хезмәт итә. Хәзерге Татарстан Язучылар берлеген оештыруга да күп көч түгә. Әдәбият тормышына йогынтысы шундый зур булганга, аны «әдәбиятыбызның министры» дип тә йөрткәннәр.
Лекциядә Гомәр Галинең язмышы, иҗаты һәм фәнни хезмәтләре, аянычлы үлеме турында сөйләячәкләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз