Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофон катнашучылары төрле телләрдә шигырьләр укыячак
Татар китабы йортында Ачык шигъри микрофоннар дәвам итә. Киләсе чара бүген, 21 июньдә, кичке сәгать сигездә уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда катнашучылар төрле телләрдә яраткан авторларының шигырьләрен һәм үз әсәрләрен укыячак. Керү бушлай.
Төрле буын шагыйрьләре һәм шигърият сөючеләре катнаша торган бу кичәләр музейда ай саен үтә. Май аенда ул татарча шигъри слэм рәвешендә үтте. Слэм, ягъни шагыйрьләр ярышы, дөньякүләм кабул ителгән форматта уздырылды, катнашучыларны тамашачылар ике критерий нигезендә бәяләде. Слэмның җиңүчесе КФУ студенты Айзат Вахитов булды.
Финалистларның шигырьләре «Идел» журналының июнь санында басылып чыкты. Барлык катнашучыларның иҗатларыннан үрнәкләр махсус шигъри зин рәвешендә дә нәшер ителде. Аны 21 июнь кичендә Ачык микрофонда тәкъдим итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз