news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты «Язгы кичләр» циклының икенче концертына чакыра

Татар китабы йорты «Язгы кичләр» циклының икенче концертына чакыра

23 апрельдә Татар китабы йорты музыкаль кичәгә чакыра. Берничә ел оештырылган «Язгы кичләр» циклының бу елда икенче концерты «Игелекле яз атнасы» акциясе кысаларында үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Концертның төп каһарманы – танылып килгән яшь җырчы, халыкара һәм илкүләм бәйгеләр лауреаты Рөстәм Егоров. Әлеге проектның максаты – тамашачыларда зәвыклы музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык һәм классик музыкасын яңгыратыр өчен өстәмә мәйданчык булдыру, сирәк ишетелә торган әсәрләрне халыкка якынайту», дип белдерә оештыручылар социаль челтәрләрдәге белдерүдә.

Кич дәвамында тамашачылар игътибарына татар халык җырлары һәм татар классик сәнгатенең гүзәл үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, шигырьләр яңгыраячак.

Концертта шулай ук концертмейстер, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина, баянчы Ильяс Фәрхуллин, Казан театр училищесы студенты Данис Хисмәтуллин һәм яшь музыкант, халыкара бәйгеләр лауреаты Әмирхан Шәрифуллин чыгыш ясаячак.

Тамаша 17:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100