Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йорты традицион «Ачык микрофон»га чакыра
7 августта 19:00 сәгатьтә Татар китабы йортында традицион «Ачык микрофон» үтәчәк. Бу юлы ул музейның ишегалдында оештырылачак. Бу хакта Татар китабы йорты социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итә.
«Җәй һавасында шигырьләр укыячакбыз! Катнашучылар үз шигырьләрен яки яраткан авторларының әсәрләрен укый алачак. Төрле телләрдә чыгыш ясарга ярый», – диелә хәбәрдә.
Чарада катнашу өчен алдан теркәлү сорала. Керү бушлай.
- Ачык микрофон «Йортлар һәм язмышлар : Вознесенская/Островский урамнары» проекты кысаларында уздырыла. Әлеге проект Татарстан Республикасы Шәһәрләрне үстерү институтының «Күрше. Мирас» махсус проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз