Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар китабы йорты Шәриф Камалга багышланган «Бәхет елы» спектаклен тәкъдим итә
Казанда Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) «Бәхет елы» дип аталган спектакль тәкъдим ителәчәк.
Спектакльнең сценарий авторы, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин сүзләренчә, спектакль 1937 елгы вакыйгалар турында, һәм ул хатларга, документларга нигезләнеп эшләнгән.
«Укучылар Шәриф Камалны язучы буларак белә. Әсәрләре аша Шәриф Камалның стандарт образы туа. Без аның 150дән артык хатын укыдык. Хатларда аны гаилә башлыгы һәм әти кеше буларак күрәбез. Ул хатларның күбесе җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән. Спектакльдә хатлар турыдан-туры укылган урыннар бар, кайбер хатлар сценарийның тукымасына ук кертелде», – дип аңлатты ул.
Музей җитәкчесе сүзләренчә, спектакльдә игътибар Шәриф Камал һәм аның гаиләсенә генә түгел, ул чордагы башка шәхесләргә дә юнәлтелә. Тамашачыга аңлашылсын өчен, музей сайтында һәм спектакль программасында алар турында мәгълүмат биреләчәк.
Спектакльнең режиссеры Әминә Миндиярова спектакльдә катнашачак актерлар турында сөйләде. Шәриф Камал ролен Тинчурин театры артисты Булат Зиннәтуллин, аның хатыны ролен Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина башкара. Сәхнәдә Кариев театры артистлары да, һәвәскәрләр дә булачак.
«Бу йорт әле дә тарихны саклый. Без чормага да күтәрелдек. Икенче катта атмосфера нык сизелә. Шәриф Камал вафат булган җирдә мин үзем генә калырга да куркам», – ди ул.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина бу проектның мөһим булуын ассызыклады.
«Без әсәрләрне уку белән мавыгабыз, ләкин ул кешенең тормышы күләгәдә кала. Биографик әсәрләрне дә кеше укымый. Шәхесне таныту өчен мондый проектлар бик әһәмиятле», – ди ул.
Спектакль 30 гыйнварда 18:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.
- Татар китабы йортында «BӘXET JЬLЬ»: «Исән калуымны сез гафу итә алырсыз микән?» дигән язма «Интертат» сайтында чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз