Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар китабы йорты «Музейлар төне» акциясенә кушыла
17 майда Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты буларак та билгеле) ил күләмендә уза торган «Музейлар төне» акциясенә кушыла. Акциянең быелгы темасы — Каһарманнар. Музейда әдәбиятның үткәндәге һәм хәзерге геройларына багышланган программа тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә
Татар китабы йорты Ш.Камал музей-фатиры сыйфатында 1950 елда ачыла. Бу — Казанда татар шәхесенә багышлап ачылган беренче музей. 2019 елда ул реконструкция һәм реставрация эшләреннән соң татар әдәбияты тарихы музее һәм Татар китабы йорты буларак эшчәнлеген дәвам итте. Һәр елны «Музейлар төне» акциясендә Йортта татар язучылары, әдәбият һәм матбугат турында кызыклы чаралар оештырыла. Быел әдәбият һәм сәнгать сөючеләрне Фатих Әмирхан әсәрләрен кычкырып укуда катнашырга, татарча шигъри слэм – шагыйрьләр бәйгесендә җан атарга, экскурсияләр тыңларга, Йорт китапханәсендә хуш исле Шәриф абый чәе белән сыйланырга чакыралар.
Программа:
18:00 — 19:30. «Уку акты»: Фатих Әмирхан. 1907-1926
20:00 — 22:00. Татарча шигъри слэм
Бу кичне махсус экскурсияләр дә үткәрелә:
17:00 — 18:30. Җәяүле экскурсия: «Әдәби тыл: Островский урамында сугыш еллары»
Казанның Бөек Ватан сугышы елларындагы әдәби тормышы, эвакуациядәге совет язучылары һәм фронттагы татар әдипләре хакында җәяүле экскурсия. Шәриф Камал фатирында башлана.
22:00 — 23:00. Төнге экскурсия
Музей урнашкан бинаның тарихы, риваятьләре, билгеле һәм билгесез каһарманнары турында экскурсия.
Акция вакытында музей залларына һәм ачык чараларга керү түләүсез булачак, бары экскурсияләр генә түләүле булып кала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз