Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кабан күле буенда әңгәмәдә белгечләр мөһаҗирлек әдәбияте үрнәкләрен атады
Кабан күле ярында татар китабы һәм әдәбияты турындагы ачык әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башланды.
Татар китабы йорты инициативасы белән башланган Әңгәмәләр сериясенең беренче очрашуында шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин катнашты. Очрашу Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янәшәсендә барды.
«Мөһаҗирлектә туган әсәрләрнең теле нинди, тема, проблемалары уртакмы, аларны кайдан табарга – без бүген шушы сорауларга җавап эзләрбез», дип тема белән таныштырды очрашуның модераторы, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.
«Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ны да мөһаҗирлектәге әдәбият үрнәгенә кертү тәкъдиме яңгыраган иде. Минем өчен бу шикле, әлбәттә, ләкин теленә карап төрки кеше тарафыннан башка урында язылган дияргә мөмкиндер, бәлки», - дип әңгәмәне башлап җибәрде Айдар Шәйхин.
Ул үзе өчен мөһаҗирлектәге әдәбият үрнәге итеп Сәйф Сараины санавын әйтте. «Аның эмиграциядә булуы һәм сәяси мөһаҗирлек булуы тәгаен билгеле», – диде ул.
«Безнең әдәби җирлектән карасак, ХХ гасырның 19нчы елыннан соң иң зур фигура, әлбәттә, киң колачлы, белемле кеше Гаяз Исхакый. Аның олпат шәхесе тирәсендә наширләр дә, әдәбият тирәсендәге яшь көчләр дә тупланган», - дип теманы дәвам итте Луиза Янсуар.
Айдар Шәйхин белән Луиза Янсуар мөһаҗирлектәге татар әдәбияты темасы белән кызыксынган кешеләргә күренекле галим, профессор Хатип Миңнегуловның шушы темага язылган монографиясен укырга киңәш иттеләр.

Луиза Янсуар фикеренчә, мөһаҗирлек өчен сәяси һәм иҗтимагый җирлектән бигрәк, мөселман дөньясына һәм төрки дөньяга, үзенә якын вазгыятькә якын булырга теләве дә зур роль уйный.
Ул бүгенге мөһаҗирлектәге язучылар буларак Рөстәм Сүлтине, Чулпан Зарифны искә алды.
Татар китабы йорты шушы чараларга үз китапханәсеннән кайбер китапларны да алып чыгарга вәгъдә итә. Алар белән танышырга, алып торырга да мөмкин.

Киләсе очрашу 23 яки 24 июньгә планлаштырыла. Тема – татар әдәбиятында хатын-кыз темасы.
- Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз