news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар китабы йорты «Беренче чәршәмбе» мини-фестиваленә чакыра

Татар китабы йорты «Беренче чәршәмбе» мини-фестиваленә чакыра
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

7 октябрьдә Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында чираттагы «Беренче чәршәмбе» чарасы – «Киртәләрне кичеп» мини-фестивале узачак. Бу юлы программа тәрҗемәдә яңгырый торган татар әдәбиятының үзенчәлекләренә, аның башка телләр, әдәбиятлар һәм мәдәниятләр белән очрашу нокталарына багышлана.

Мини-фестиваль кунакларны тәрҗемә темасына игътибар итәргә, таныш шигъриятне чит телле укучы яңгырашында тыңларга һәм Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина белән якыннанрак танышырга чакыра. Кичке программага керү түләүсез, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Программа

17:30 – «Дөньяныкын – татарча, татарчаны – дөньяга»

Дөнья әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләренә һәм татар әдәбиятын башка телләргә тәрҗемә итүгә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итү.

Кайчандыр дөнья әдәбиятының төрле әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Әлеге традицияне бүген дә дәвам итәргә кирәкме? Ни өчен? Бергәләп шушы сорауларга җавап эзләрбез.

18:00 – «Башкача яңгырый» шигъри композициясе

Туган тел – үзеңә ишетелми торган тел. Ул сулыш кебек: барысы да тәртиптә икән, син аны сизмисең.

Казан дәүләт мәдәният институтының 11 студенты Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә укыячак. Аларның күбесе өчен татар теле – чит тел, ә шигырьләр – яттан өйрәнелгән авазлар тезмәсе. Уку барышында хаталар да булырга мөмкин, әмма нәкъ менә шул читтән караш Тукай шигъриятенең яңгырашын башкача ишетергә мөмкинлек бирә.

Чит тел кайчак әсәрнең мәгънәсеннән бигрәк аның авазын, ритмын, интонациясен ачыклап куя. «Башкача яңгырый» композициясе тамашачыны туган телгә чит тел кебек колак салырга һәм таныш сүзләрнең яңгырашын яңадан ишетергә чакыра.

Башкара: Казан дәүләт мәдәният институты студентлары

Укытучы: Резеда Гарипова

19:00 – Островский урамындагы йорт буенча директорның шәхси экскурсиясе

Татар китабы йорты урнашкан тарихи бина, аның архитектурасы, тарихы һәм музей тормышы белән танышу өчен махсус экскурсия.

17:00 – 19:30 сәгатьтә музейга керү бушлай.

news_right_1
news_right_2
news_bot